news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театрында шагыйрь Зөлфәтнең тууына 75 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә уза

24 майда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында күренекле татар шагыйре Зөлфәтнең тууына 75 ел тулуга багышланган «Чытырманда былбыл сайрый» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була. 

ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кичә 19.00 сәгатьтә башлана. Керү чакыру билетлары буенча. Чакыру билетларын Язучылар берлегеннән һәм Камал театры кассасыннан алырга була, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot