Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театрында Рузия Мотыйгуллинаның юбилей кичәсе була
Кичәдә классик спектакльләрдән монолог өзекләре тәкъдим ителәчәк.
(Казан, 19 Февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова).18 март көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының зур залында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Рузия Мотыйгуллинаның юбилей кичәсе узачак. Бу турыда Рузия Мотыйгуллинаның кызы, «Казан» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова сөйләде.
«Программа ике бүлектән тора. Беренчесендә Рузия Мотыйгуллина уйнаган „Зөләйха“, „Диләфрүзгә дүрт кияү“, „Бирнәсез кыз“, „Өч аршын җир“ кебек көчле классик спектакльләрдән монолог өзекләре тәкъдим ителәчәк. Кичәнең икенче өлешендә җырлар, биюләр, Башкорт драма театры, „Казан“ бию ансамбле котлаулары була», — диде ул.
Кичә 19:00 сәгатьтә башлана.
Рузия Мотыйгуллина 1950 елның 3 мартында Татарстанның Әлки районы Югары Әлки авылында туа. 1974 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.
Аның Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» спектаклендә Айсылу, Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» спектаклендә Шәфәкъ, Ризван Хәмиднең «Китәм инде» әсәрендә Заримә, Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» спектаклендә Шәмсегаян, Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» әсәрендә Зөләйха, Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү“ спектаклендә Диләфрүз, Александр Островскийның «Бирнәсез кыз» әсәрендә Лариса һәм башка рольләре татар тамашачысына яхшы таныш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз