news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрында Рөстәм Галиуллинның пьесасы буенча премьера апрель аена билгеләнгән

Камал театрында Рөстәм Галиуллинның «Көзге кайтаваз» пьесасы буенча спектакльнең премьерасы 2023 елның апрель аенда көтелә. 

Спектакльне сәхнәгә Фәрит Бикчәнтәев куя. 13 гыйнвар көнне коллектив пьесаны беренче укуга җыелды. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итте.

Спектакльдә рольләрне Татарстанның атказанган артистлары – Фәнис Җиһанша, Ләйсән Фәйзуллина, Алмаз Гәрәев, Гөлчәчәк Хамадинурова, Раил Шәмсуаров, шулай ук, Рәдиф Галимов, Эльза Мортахуҗина, Алинә Мөдәрисова һәм Айгөл Абашева башкарачак. Рәссам – Сергей Скоморохов.

  • Пьеса «Яңа татар пьесасы-2022» бәйгесендә ТР Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булган иде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100