news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрында Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсе бара

Камал театрында Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсе бара
Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Камал театрында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсе бара.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Ринат Таҗетдиновны тарихи шәхес дип атады. «Халкыбызга хезмәт иткәнең өчен рәхмәт. Щепкинчыларның кайтып керүе татар сәнгатен күтәрүгә зур өлеш кертте», - диде Минтимер Шәймиев сәхнәдән күренекле артистны котлап.

Минтимер Шәймиев Ринат Таҗетдинов Камал сәхнәсендә уйнаган «Баскетболист» спектаклен искә төшерде. «Сез тормышка тәэсир итәсез. Театр кешегә сеңеп кала. Аны сез уйнап сеңдерәсез», - диде ул Ринат Таҗетдиновка мөрәҗәгать итеп.

Театр сәнгатен үстерүдәге казанышлары өчен Ринат Таҗетдинов «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнде.

Ринат Таҗетдинов якташларыннан, төрле театрлардан котлаулар кабул итә.

Кичәне «Татар-информ» онлайн күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100