news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрында Разил Вәлиевкә 75 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була

26 сентябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевкә 75 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була.​

ТР Язучылар берлеге хәбәр итүенчә, кичәдә Татарстанның күренекле әдипләре, сәнгать әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, республикабыз җитәкчеләре һәм атаклы җырчылар катнашачак. 

Кичәнең сценарий авторы – Илсөяр Иксанова, режиссеры – Илдар Хәйруллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100