news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрында Олег Фазылҗановның юбилей кичәсе була

Кичә программасында спектакльләрдән өзекләр һәм актерның иҗатташ дусларыннан котлаулар булачак.

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ"). 22 октябрьдә Камал театрының Зур сәхнәсендә Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗановның юбилей кичәсе була. Бу турыда Камал театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә программасында спектакльләрдән өзекләр һәм актерның иҗатташ дусларыннан котлаулар булачак. Башлана 19.00 сәгатьтә. 

фото: kamalteatr.ru

Сценарий авторы Илтөзәр Мө­хәмм­әт­га­ли­ев, режиссеры – Радик Бариев.

  • Олег Фазылҗанов - Татарстанның атказанган артисты (2010). Артист 1968 елның 10 мартында Татарстанның Ба­лык бис­тә­се ра­йо­ны Казак Чал­лысы авы­лын­да туа. 1987 ел­да Ка­зан те­атр учи­ли­ще­сын тә­мам­лый һәм Әл­мәт та­тар те­ат­рын­да эш­ли баш­лый. Шул ук ел­ны ар­ми­я­гә алына. 1990 ел­дан Тү­бән Ка­ма шә­һә­ре­нең Неф­те­хим бер­ләш­мә­се кар­шын­да­гы те­атр сту­ди­я­сен­дә, 1996 ел­дан Ха­лык иҗат йор­тын­да ар­тист-во­ка­лист булып эшли. 2003 ел­дан Тү­бәнКа­ма дра­ма те­ат­рын­да, 2004 ел­ның ав­гус­тын­нан Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да ар­тист. Ка­мал те­ат­ры сәх­нә­сен­дә уй­на­ган бе­рен­че ро­льләре:  Мирсәет — «Талак, талак», Х.Вахит.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100