Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камал театрында «Нәүрүз» фестиваль-форумына йомгак ясалды
Камал театрында «Нәүрүз» IX Халыкара театр фестиваль-форумы йомгаклары буенча барлык секцияләр җитәкчеләре катнашында түгәрәк өстәл узды.
«Күрүегезчә, без алга барабыз, барысына да карамастан, туктамыйбыз. Һәм моны эшләргә кирәк, театр яшәргә тиеш, алга барырга тиеш», - диде фестивальнең башкарма директоры Илфир Якупов.
Быел фестиваль секцияләре Казанның берничә мәйданчыгында узды: Тинчурин театры, «Әкият» курчак театры, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм башкалар. «Россия-АСЕАН»форумы сәбәпле, Камал театры бинасында уздыру мөмкин булмады.
Фото: © «Татар-информ», Җәмил Сәлимгәрәев
«Мин уңайсызлыклар өчен гафу үтенәм. Үзегез дә аңлыйсыздыр, Казан бик күпләрне җәлеп итә, биредә гаять зур вакыйга узды», - дип билгеләп үтте фестивальнең сәнгать җитәкчесе һәм Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.
Әмма бер елдан фестиваль тулысынча шушы залларда узачак, дип вәгъдә итте фестивальнең сәнгать җитәкчесе.
Секция җитәкчеләре һәм катнашучылар үзләре форумны оештыру буенча теләкләрен, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз