Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камал театрында Мөдәррис Әгъләмнең тууына 80 ел тулуга багышланган кичә узачак
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында күренекле татар шагыйре Мөдәррис Әгъләмнең тууына 80 ел тулуга багышланган кичә узачак. Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге.
«Ачыгыз тәрәзәләрне!..» дип исемләнгән шигъри-музыкаль кичә 11 октябрьдә 17:30 сәгатьтә Камал театрының универсаль залында оештырылачак.
Чарада Татарстанның сәнгать осталары һәм яшь артистлары катнаша: Илсөяр Иксанова, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Илдус Габдрахманов, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Лилия Гыйбадуллина, Рөстәм Егоров, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Диана Исмәгыйлева, Айзат Вахитов, Әнвәр Мөхетдинов, Илнар Камаев, Кәрим Газизуллин, Артур Фәритов, Динә Закирова һәм Зәринә Хәсәншина.
Режиссеры — Нәфисә Исмәгыйлева. Сценарий авторы — Лилия Гыйбадуллина.
Белешмәләр өчен телефон: 236-97-71
Билетларны рәсми сылтама аша алырга мөмкин.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз