news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрында “Миркәй белән Айсылу” спектакле башланып китте. Премьера. Беренче көн

Камал театры озак еллар дәвамында Марсель Сәлимҗановның туган көнендә премьера чыгару традициясен дәвам иттерә.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының Зур сәхнәсендә татар драматургиясе классигы Нәкый Исәнбәт пьесасы буенча куелган “Миркәй белән Айсылу” спектакле башланып китте. Залда аншлаг. Спектакльнең режиссеры – драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев. Спектакльдә театрның барлык труппасы диярлек катнаша.Төп рольләрдә – Эмиль Талипов белән Ләйсән Фәйзуллина.

Бүген премьераның беренче көне. Спектакль 6 һәм 7 ноябрь көннәрендә дәвам итәчәк һәм 18 ноябрьдә дә күрсәтеләчәк.

Искәртеп үтәбез, Камал театры озак еллар дәвамында Марсель Сәлимҗановның туган көнендә премьера чыгару традициясен дәвам итә. Быел беренче мәртәбә премьераны тәкъдим итү ике көн алданрак башланды. 7 ноябрьдә премьера алдыннан театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премияләре тапшырылачак.

Искәртеп узабыз, театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премиясе Татарстан Республикасы Президенты указы белән булдырылды. Әлеге премия Татарстан Республикасының профессиональ театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән иҗат коллективларына, мәдәният хезмәткәрләренә ике елга бер мәртәбә өч җиңүчегә бирелә. 200 мең сум күләмендәге акчалата бирелгән һәр премиягә өстәп махсус бүләк һәм Мактау дипломы тапшырыла. Конкурс комиссиясенә Татарстанның күренекле мәдәният эшлеклеләре керә. Комиссиянең рәисе - Татарстан Республикасының мәдәният министры Айрат Сибагатуллин.

“Миркәй һәм Айсылу спектакле турында театр тараткан пресс-релизда түбәндәге мәгълүмат бирелгән: “Н.Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу" спектакле - Камал театры өчен үзенчәлекле әсәр. Бер-берсенә булган ихлас хисләре авыл картлары тарафыннан илгә килгән корылыкның сәбәбе дип табылып, рәхимсез җәзаларга дучар ителгән Миркәй белән Айсылуның мәхәббәт тарихыннан тыш, пьесаның театраль сюжеты да бар. Спектакльнең 1936 елда режиссер Гомәр Исмәгыйлев, рәссам Сперанский сәхнәләштергән беренче куелышы театр тормышында зур әһәмияткә ия һәм мөһим роль уйный. Кызганычка каршы, шул вакытта башланган репрессияләр яшь, перспективалы режиссерны Казаннан китәргә мәҗбүр итә. 30 елдан соң әсәр кабаттан сәхнәгә менә һәм аны күптән түгел генә баш режиссер итеп билгеләнгән яшь Марсель Сәлимҗанов куя. Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов фикере буенча, нәкъ менә "Миркәй белән Айсылу" спектакле белән милли классиканы гәүдәләндерү принциплары барлыкка килә, сәнгать стиле формалашу һәм татар сәхнәсе реформаторы Марсель Сәлимҗановның триумфаль карьерасы башлана. “Ярты гасыр вакыттан соң пьесага замандашыбыз, яшь режиссер Илгиз Зәйниев алынды. Әлеге әсәрне ул көнкүреш һәм тарихи аныклауга урын булмаган шигъри театр алымнары кулланып чишә һәм метафораларга, серләргә бай хыялый дөнья тәкъдим итә. Зәйниевнең спектакле - рухи бушлык һәм усаллык дөньясында һәлакәткә дучар ителгән яшьлек фаҗигасе турында”, - дип билгеләде Нияз Игъламов”.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100