news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театрында Лена Шагыйрьҗанның тууына 80 ел тулуга багышланган шигъри кичә була

31 октябрьдә 19.00 сәгатьтә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында (Һ.Такташ ур., 74, Көнчыгыш зал) Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Лена Шагыйрьҗанның тууына 80 ел тулуга багышланган «Мин шигырьдә калам!..» дип исемләнгән шигъри-музыкаль кичә була. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: © ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте

Чакыру билетларын Язучылар берлегеннән алырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

  • «Боҗра вә Хөҗрә: Шигырьләр, поэмалар» (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2002 ел) һәм «Сагынмалык: Истәлекләр, багышламалар» (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел) җыентыклары өчен Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова 2011 елда Г. Тукай премиясенә ия була. 2016 елда «Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен» Татарстан Республикасының халык шагыйре исеме бирелә.
news_right_1
news_right_2
news_bot