news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театрында Лена Шагыйрьҗанның тууына 80 ел тулуга багышланган кичә була

31 октябрьдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында (Һ.Такташ ур., 74, Көнчыгыш зал) Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Лена Шагыйрьҗанның тууына 80 ел тулуга багышланган шигъри-музыкаль кичә була. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мин шигырьдә калам!..» дип исемләнгән шигъри-музыкаль кичәгә чакыру билетларын Язучылар берлегеннән алырга мөмкин. Кичә 19.00 сәгатьтә булачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot