news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Камал театрында күренекле шагыйрь Зөлфәт истәлегенә әдәби кичә бара

Камал театрында мәшһүр шагыйрь Зөлфәтнең тууына 75 ел тулуга багышланган кичә башланып китте. 

Шагыйрь Зөлфәт истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичәнең зур рекламасы булмаса да, Камал театрына халык агылып килгән иде. Хәзерге вакытта бер зал халык Зөлфәтнең шигырьләрен тыңлый.

Сәхнәдә - Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркестры.

Кичәне «Татар-информ» онлайн күрсәтә. 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100