Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камал театрында композитор Салих Сәйдәшевкә багышланган музыкаль кичә узды
Камал театрында татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевнең 125 еллыгына багышланган кичә узды.
Концерт композиторның музыкаль биографиясе буларак куелды. Анда замандашларының истәлекләре Салих Сәйдәшевнең музыкаль әсәрләре һәм аңа багышланган композицияләр белән чиратлашып барды. Композиторның бөтен тормыш юлы шушы музыка аша күрсәтелгән.
Концерт программасында Салих Сәйдәшевнең «Галиябану», «Сүнгән йолдызлар», «Ватан» музыкаль драмаларына увертюралар, «Зәңгәр шәл» пьесасына музыка һәм хореографик сюиталар («Әнисә», «Интернациональ бию» һ.б.), шулай ук театр артистлары башкаруында «Кандра елгасында» һәм «Чын мәхәббәт» спектакльләреннән җырлар яңгырады. Кичәне алып баручылар: Рамил Вәзиев һәм Алсу Каюмова.
Концерт «Сәйдәшев маршы» белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз