news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрында "Килә ява, килә ява..." спектакленең яңартылган премьерасы бара

Пьеса автор тарафыннан бүгенге көн чынбарлыгына яраклаштырылган.

Камал театрында "Килә ява, килә ява..." спектакленең яңартылган премьерасы бара
Рамиль Гали

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Камал театрында Зөлфәт Хәкимнең "Килә ява, килә ява..." спектакленең яңартылган премьерасын тамаша кыла. Спектакль аншлаг белән бара. Тамаша залында пьеса авторы Зөлфәт Хәким дә, Камал театры труппасы артистлары да бар.

Зөлфәт Хәкимнең "Килә ява, килә ява..." комедиясе заманасында театрның иң популяр спектакльләренең берсе иде. Пьеса автор тарафыннан бүгенге көн чынбарлыгына яраклаштырылган. Яңа куелышта иске составтан ике генә артист катнаша - Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм кабат Камал театрына әйләнеп кайткан Рамил Төхфәтуллин. Башка рольләрдә театрның яшь артистлары уйный.

Комедиядәге вакыйгалар гап-гади гаиләдә бара. Ялгыз гына ял йортына барып кайткан ир һәм аның хатыны арасында тавыш, гауга чыга. Ачуланган ир өйдән чыгып китә. "Үч алыр өчен" хатын танышын кунакка чакыра. Ләкин бер-бер артлы кунак та килә, ир дә кире әйләнеп кайта. Җитмәсә, аны эзләп ял йортында танышкан чибәр кыз Зәйнәп тә килеп керә. Вакыйгалар куера, үсә, шартлый. Берәүләр сөйгән ярларын таба, икенчеләре югалта. Кемгә көлке, кемгә күз яшьләре. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100