Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театрында «Казан утлары» журналының 100 еллыгына багышланган кичә узачак
Журналның 100 еллык тарихы барлана, шушы тарихи вакыйга күтәренке рухта билгеләп үтелә, ди журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.
25 апрель көнне Галиасгәр Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында «Казан утлары» журналының 100 еллыгына багышланган әдәби–музыкаль кичә үтәчәк. Кичә сәгать 19.00да башланачак.
Керү чакыру билетлары буенча, белешмәләр өчен телефон номерлары – (843) 222-0983 (өстәмә 1618).
«Журналның 100 еллык тарихы барлана, шушы тарихи вакыйга күтәренке рухта билгеләп үтелә. Кыргызстан, Казахстан, Азәрбәйҗан, Якутия, Башкортстан, Кабарда-Балкар республикаларындагы төп әдәби журналларының баш мөхәррирләре, күренекле әдипләре чакырылды», дип сөйләде журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.
Кичәдә Зәйнәб Фәрхетдинова, Рөстәм Асаев, Алинә Шәрибҗанова, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Сиринә Зәйнетдинова, Булат Зәкиев, «Казан нуры» ансамбле, Г.Камал театры артистлары да катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз