news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театрында «Казан утлары» журналының 100 еллыгына багышланган кичә бара

Камал театрында «Казан утлары» журналының 100 еллыгына багышланган кичә бара
Рузилә Мөхәммәтова, Рамил Гали

«Казан утлары» журналын 100 еллыгы белән Камал театры сәхнәсеннән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Əхмәтов котлады.

Ул журналның туган телебез сагында торуын ассызыклады. «Казан утлары» журналының алга таба да әдәби мирасны халыкка җиткерүен, әдәбият, журнал һәм укучы чылбырының өзелмәвен теләде.

Марат Əхмәтов «Казан утлары» журналына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хатларын тапшырды. Котлауларны журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин кабул итеп алды.

Əдәби журнал юбилеена кунак булып төрки әдәби журналларның баш мөхәррирләре килгән иде.

Кичә «Казан утлары» журналы тарихы аша татар әдәбияты тарихын күз алдыннан үткәрә. Шигырьләрне Камал театры артистлары укый.

Сәхнәдә «Казан нуры» оркестры. Җырчылар Рузилә Бәдретдинова, Рөстәм Асаев, Алинә Шәрипҗанова һәм башкалар.

Кичәне «Татар-информ» агентлыгы онлайн күрсәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot