news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театрында кастингларның беренче туры төгәлләнгән

Камал театрында кастингларның беренче туры төгәлләнгән
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Камал театрында стажер артистлар төркеменә өч көн барган кастингларның беренче сайлап алу туры төгәлләнгән. Әлегә нәтиҗәләр билгеле түгел – икенче тур бүген-иртәгә булырга мөмкин.

«Татар-информ»ның үз чыганаклары буенча, кастингка 50 кеше килеп, шуның унысы икенче турга узган.

Кастингка татар телен яхшы белгән, 30 яшьтән өлкән булмаган, махсус мәдәни уку йортын тәмамлаучылар чакырылган иде. «Вокал һәм хореографик осталык - иң мөһим шартларның берсе булып тора», диелгән иде хәбәрдә.

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә кастингта башка театрлардан беркемне дә алмауларын әйткән иде. «Бер дулкын булып алды – бөтенесе безгә шалтыраталар. Башка театрлардан килгәннәрне шунда ук куып чыгарабыз», диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot