news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театрында Италия остасы ясаган Сәмруг кошы сыны урнаштырылды

Камал театрында Италия остасы ясаган Сәмруг кошы сыны урнаштырылды
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Камал театры фойесында Италиянең танылган рәссамы Марко Бравура ясаган мифик Сәмруг кошы сыны урнаштырылган. Оста скульптураны Казанга эксклюзив бүләк итеп тапшырган. Бу хакта «Миллиард.Татар» телеграм-каналында хәбәр итә.

Сәмруг кошы – борынгы төрки символ. Ул тынычлык һәм яңарышны аңлата. Бравураның алтын смальтадан, муран пыяласыннан һәм ярымкыйммәтле ташлардан ясалгаң яңа эше буыннар бәйләнешен һәм киләчәккә омтылуны символлаштыра.

Театр тамашачылары шедеврны 27 ноябрьдән күрә алачак. Скульптура ЮНЕСКО саклавындагы «Феникс кошы» циклына керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot