Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камал театрында Илсөяр Шиһапованың «Шигырь белән йөрәк арасында» дигән иҗади кичәсе узды
Камал театрының Кече залында шагыйрә Илсөяр Шиһапованың «Шигырь белән йөрәк арасында» дип аталган иҗади кичәсе узды. Бу хакта Галиәсгар Камал исемендәге театр хәбәр итте.
Кичә шагыйрәнең иҗатын яратучыларны һәм шигърият сөючеләрне берләштерде.
Чарада Илсөяр Шиһапованың күпләргә танылган һәм яратып укылган шигырьләре яңгырады. Шулай ук шагыйрәнең яңа әсәрләре дә тәкъдим ителде: аларны автор үзе һәм Татарстанның атказанган артисты Ришат Әхмәдуллин башкарды. Яңа шигырьләр тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.
Кичә шигырь белән йөрәк арасындагы бәйләнеш темасына багышланды: сүз сәнгате тамашачыны уйландыра, илһамландыра һәм рухи яктан баета. Очрашу ахырында тамашачылар шагыйрәгә һәм артистка рәхмәт белдерде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз