news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрында Гүзәл Сәгыйтова пьесасы буенча репетицияләр башланды

«Томан» спектакленең премьерасы 22 октябрьгә куелган.

Камал театрында Гүзәл Сәгыйтова пьесасы буенча репетицияләр башланды
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 19 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрында бүген Гүзәл Сәгыйтованың «Томан» һәм Александр Володин әсәре буенча куелган «Санаулы көннәр» спектакльләренә репетицияләр башланып китте. Җәйге ялдан соң үткәрелгән труппа җыеныннан соң әлеге спектакльдә катнашкан артистлар репетицияләргә таралдылар.

ГИТИС тәмамлаган яшь режиссер, «Алтын битлек» театр премиясе номинанты Айдар Җаббаровның Камал театрында «Санаулы көннәр» спектаклен куячагы үткән сезонда ук хәбәр ителгән иде. Сәхнә әсәре Резеда Гобәева тарафыннан татарчалаштырылган. Рольләр бүленгән. Төп рольләрдә Рамил Төхфәтуллин белән Люция Хәмитова, Искәндәр Хәйруллин, Алсу Каюмова, Гөлчәчәк Гайфетдинова, Алмаз Борһанов.

Бүген Фәрит Бикчәнтәев Гүзәл Сәгыйтованың «Томан» пьесасы буенча да репетицияләр башланды. Спектакльне Фәрит Бикчәнтәев үзе куя. Спектакльдә Әзһәр Шакиров, Ләйсән Фәйзуллин, Ришат Әхмәдуллин, Илнур Закиров, Гүзәл Шакирова, Мәрьям Йосыпова һәм Артур Шәйдуллиннар катнаша.

«Томан» спектакле өч әсәрдән торган трилогиянең бер спектакле булачак. Аның премьерасы 22 октябрьгә планлаштырыла. «Санаулы көннәр» спектакле 7 ноябрьдә тәкъдим ителәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100