news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрында Фуат Әбүбәкеровның юбилей кичәсе була

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, музыкант, дирижер, композитор Фуат Әбүбәкеровка 75 яшь тула.

Камал театрында Фуат Әбүбәкеровның юбилей кичәсе була
архив/Салават Камалетдинов, kamalteatr.ru

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). 13 ноябрьдә Камал театрының Зур залында Татарстанның халык артисты Фуат Әбүбәкеровның 75 яшьлек юбилей кичәсе була. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә 19.00 сәгатьтә башлана.

Сценарий авторы Илтөзәр Мө­хәмм­әт­га­ли­ев, режиссеры – Радик Бариев.

  • Фуат Әбүбәкеров - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1986), Татарстанның халык артисты. Музыкант, дирижер, композитор. 1944 елның 2 ноябрендә Наманган шәһәрендә туа (Үзбәкстан). Казан консерваториясен тәмамлый. 1969 елдан Татар Академия театрында оркестрда эшли башлый, 1973 елдан — музыка бүлеге мөдире, дирижер.
  • Спектакльләргә музыка яза: «Күрәзәче», «Ява карлар, ява карлар...» (З.Хәким), «Асылъяр» (М.Фәйзи), «Мирас» (Г.Каюмов), «Илгизәр+Вера», «Гөргөри кияүләре» (Т.Миңнуллин), «Кияү белән кәләш» (М.Байҗиев), «Качаклар», «Портфельле кияү» (Н.Исәнбәт), «Гаугалы гаилә» (Эд.де Филиппо), «Баскетболист» (М.Гыйләҗев) һ.б.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100