news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театрында Д.Сираҗиев исемендәге премия тапшырылды
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында татар театрының туган көненә багышланган тантаналы кичә узды
Скопировать ссылку
(Казан, 23 декабрь, “Татар–информ”, Люция Камалова). Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында татар театрының туган көненә багышланган тантаналы кичә булды. 1906 елның 22 декабрендә Казанда татар телендә беренче спектакль уйнала. Бу дата Камал исемендәге театрның туган көне санала.
Тантана татар театр сәнгатенә зур өлеш керткән өчен Д.Сираҗиев исемендәге премияне тапшыру белән башланды. “Күренекле режиссер Дамир Сираҗиев исемендәге премия Камал театрында 1999 елдан бирле тапшырылып килә. Бу вакыт эчендә әлеге югары бүләккә 55 кеше лаек булды. Алар арасында режиссерлар, актерлар, журналистлар, меценатлар бар”, – диде Фәрит Бикчәнтәев, бәйрәм кичәсен ачып.
Камал театры директоры Шамил Закиров билгеләп үткәнчә, премиянең күләме әлләни зур түгел. “Шунысы мөһим, без Дамир Сираҗиевны онытмыйбыз, аның исемендәге премия ел саен талантлы һәм лаеклы кешеләргә тапшырыла”, – диде ул. Ш.Закиров Казанда Д.Сираҗиевка багышланган китап дөнья күрүе хакында хәбәр итте.
Беренче премияне С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрындагы күпьеллык актив иҗади эшчәнлеге өчен Татарстанның атказанган артисты Рәзилә Муллина алды. “Күренекле режиссер Д.Сираҗиевны онытмавыгыз, шундый премияләр тапшыруыгыз өчен сезгә зур рәхмәт”, – диде ул. “Казань” журналы мөхәррире Юрий Балашов премиягә бүгенге көн татар театр сәнгате казанышларын пропагандалауга зур өлеш керткәне өчен лаек булды. “Бу премия миңа түгел, ә “Казань” журналының бөтен коллективына”, – дип ассызыклады ул.
Татар дәүләт гуманитар–педагогика университеты укытучысы Әнвәр Хуҗиәхмәтовка премия яшь буынга эстетик тәрбия бирүдә актив эшчәнлеге, татар театр сәнгате казанышларын пропагандалаганы өчен тапшырылды. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музее мөдире Луара Шакирҗанова әлеге премиягә татар театр сәнгате тарихын өйрәнү һәм пропагандалауда ирешкән казанышлары һәм күпьеллык актив эшчәнлеге өчен лаек булды.
М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының баш режиссеры Айрат Абушахмановка премия татар һәм башкорт театрлары арасында иҗади элемтәләрне ныгытудагы актив эшчәнлеге өчен тапшырылды. Театр тәнкыйтьчесе Рауза Усманова һәм “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова премиягә театр сәнгатен үстерү һәм пропагадалаудагы күпьеллык эшчәнлеге өчен лаек булды.
Премия тапшыру тантанасыннан соң тамашачылар игътибарына сезонның соңгы премьерасы – “Курчак туе” спектакле тәкъдим ителде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2