news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театрында чәршәмбе – студентлар көне

Театр көндезге бүлектә укучы яшьләргә бүләк әзерләгән

 (Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). Студентлар көне уңаеннан, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры зур бүләк әзерләгән.

Әлеге театрның матбугат хезмәте биргән мәгълүмат буенча, 25 гыйнвардан башлап, театр “Чәршәмбе – студентлар көне” дигән махсус акция тәкъдим итә. Югары һәм махсус урта белем бирүче уку йортларының көндезге бүлегендә укучыларга, театр кассасында студент билеты күрсәткән очракта, спектакльләргә билетлар 50% ташлама белән сатыла. Акция кысаларында чәршәмбе көнне барган спектакльгә 1 билетны ташлама белән алырга мөмкин.

Белешмәләр өчен: (843) 293-03-74.

news_right_1
news_right_2
news_bot