news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрында "Бию пәрие" спектакленең премьерасы була

“Бию пәрие” спектаклен кую идеясе Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахмановның юбилей кичәсе өчен куелган тамашадан соң туган.

(Казан, 21 ноябрь, "Татар-информ"). 21 һәм 22 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә "Бию пәрие" спектакленең премьерасы була. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Спектакльнең авторы һәм режиссеры - Илгиз Зәйниев, рәссам - Сергей Скоморохов, композитор - Эльмир Низамов, балетмейстер - Сәлимә Әминова.

“Бию пәрие” спектаклен кую идеясе Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахмановның юбилей кичәсе өчен куелган тамашадан соң туды. Популяр артист гадәти форматтагы юбилей кичәсе белән генә чикләнмичә, драматург, режиссер Илгиз Зәйниевтән гомерен биюгә багышлаган кеше турында кыска гына пьеса язып, аны сәхнәгә куюын сорады. Зәйниев пьесага яңа сәхнәләр өстәп язды һәм җәй көне репетицияләрне башлады, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Озак еллар югалып торганнан соң туган шәһәренә үз сәнгатенә генә табынучы биюче Сәяр Рәмиев кайта. Анда ул яшьлек мәхәббәтен очрата, яңа буын биючеләр белән таныша, үзе өчен мөһим хакыйкатьләрне аңлый. Авторның тирән фикерләре спектакльдә биюләр белән баетылган музыкаль комедия формасы аша җиткерелә.

Спектакльдә катнашалар: Татарстанның халык артистлары Илдус Габдрахманов, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Люция Хәмитова, Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев, Илсөя Төхвәтуллина, Татарстанның атказанган артистлары Ләйсән Рәхимова, Минвәли Габдуллин, Миләүшә Шәйхетдинова һ.б. катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100