news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театрында Бөек Ватан сугышы ветераннарына хәйрия спектакле күрсәтелә

Ветераннар Ф.Бүләковның “Сөясеңме, cөймисеңме” спектаклен тамаша кылачак.

(Казан, 3 май, “Татар-информ”). 6 майда 14:00 сәгатьтә Камал театрында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә хәйрия спектакле күрсәтелә. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ветераннар Ф.Бүләковның “Сөясеңме, cөймисеңме” спектаклен тамаша кылачак. Театрда 400дән артык ветеран җыелыр дип планлаштырыла.

Хәйрия спектакльләре күрсәтү Камал театры өчен матур традициягә әверелде, - диелә хәбәрдә. - Ел саен театр Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау һәм Мәдәният министрлыклары белән берлектә май башында ветераннарны спектакль карарга җыя.  

news_right_1
news_right_2
news_bot