news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрында Аяз Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә” әсәре буенча репетицияләр бара

Спектакльнең премьерасы - 1, 2, 3 һәм 27 декабрьдә.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Камал театрында Аяз Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә” әсәре буенча репетицияләр бара. Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев, инсценировка авторы – Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, рәссам - Сергей Скоморохов, композитор - Эльмир Низамов. Төп рольдә - Рамил Төхфәтуллин.

“Фәрит Бикчәнтәев бу әсәрне сәхнәләштерү турында күптәннән уйлана иде һәм, ниһаять, драматургның тууына туксан ел тулу аның повестька алынуына этәргеч була, - ди театрның матбугат хезмәте. - “Әтәч менгән читәнгә” спектакленең сәхнә тексты репетицияләр барышында туа, режиссер беренче тапкыр эшендә этюд ысулын куллана.

Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов сүзләренчә, “Әтәч менгән читәнгә” спектакле ике гаиләнең юк-бар нәрсә өчен туган ызгышы, әйләнә-тирәдә өстенлек итү теләге, көнкүреш уңайлыклары атрибутларына табынуы, мещанлык психологиясе турында. “Әмма әсәрнең бүгенге көндә актуаль тирән мәгънәсе - татар җәмгыяте әлегә кадәр аңлый алмаган бик гади идея. Халык көче – бердәмлектә! Берләшер өчен кайгы көтәргә кирәк түгел, бер-береңә читән аша кул сузу да җитә”, - дип билгеләп үтте Нияз Игъламов.

Спектакльнең премьерасы - 1, 2, 3 һәм 27 декабрьдә. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100