news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театрында артистка Рәшидә Җиһаншинаны искә алалар

Камал театрында артистка Рәшидә Җиһаншинаны искә алалар

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә Г.Камал театрында РСФСРның халык артисткасы Рәшидә Җиһаншинаның (1917-2003) тууына 90 ел тулуга багышланган кичә була. Театрдан алынган мәгълүматларга караганда, бу көнне актриса турында истәлекләр сөйләнә, ул уйнаган спектакльләрдән өзекләр күрсәтеләчәк.

Гомеренең 65 елын татар театр сәнгатенә багышлаган Рәшидә Җиһаншина 1917 елның 17 октяберндә Казанда туа. 1936 елны Казан театр училищесын тәмамлап, ул шул елны Татар дәүләт академия театрына эшкә килә. Артистканың зур сәхнәдәге беренче рольләре — Н.Исәнбәтнең “Мәрьям” спектаклендә Мәрьям, М.Әмирнең “Миңлекамал”ныда Миңлекамал, Г.Камалның “Банкорт”ныда Туганым, К.Гольдониның “Слуга двух господ”ында Беатриче, К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ендә Заһирә образлары аның иҗади мөмкинлекләрен чагылдырырга ярдәм итә, образларны тиешенчә ачып бирүен, киң диапазонлы артистка икәнлеген күрсәтә.

Театр сөючеләр шулай ук аны төрле характерга ия булган образлар аша да яхшы хәтерли. М.Кәримнең “Ай тотылган төндә” — Таңбикә, Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр”ендә Хәмдебану, “Канкай улы Бәхтияр”ендә Екатерина II образлары әнә шундыйлардан.

Р.Җиһаншинаның иҗатын шулай ук аның драма әсәрләре дә бизи. Аның тарафыннан язылган “Көтелмәгән кунак”, “Улларым” һәм башка күп кенә пьесалары республика театрларында сәхнәләштерелә.

Мәгълүм булганча, Р.Җиһаншина ун ел Г.Камал театры директоры вазифасын башкара, соңрак, ягъни 1991 елдан ветеран артистларның “Инсаният” турппасы белән җитәкчелек итә.

Актрисаның таланты үзе исән чакта ук югары бәяләнә. Ул Россиянең һәм Татарстанның бүләкләренә ия була.

news_right_1
news_right_2
news_bot