Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камал театрында Артист көне уңаеннан Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды
Бүген Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Артист көне уңаеннан Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Тантанада җыелган артистларга фидакарь хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова рәхмәт белдерде.
Ирада Әюпова артист һөнәренең уникальлеген һәм тамашачыга күренми торган авыр хезмәтен ассызыклады.
«Иң зур кыйммәт нәрсәдә? Сез аларның хезмәтен сизмәвегездә. Артистның сәхнәгә чыккач ялгышырга хакы юк, чөнки аңа тулы зал карап утыра. Көн саен сәхнәгә чыгып, төрле эмоцияләр һәм чорларны трансляцияләгәндә, сез башыгызда шулкадәр күп мәгълүмат йөртергә тиеш. Сез барыгыз да – искиткеч талант ияләре...», – диде ул.
Шулай ук министр бу ел мәдәният һәм сәнгать дөньясында юбилейларга бай, дип искәртте. «Дәүләт һәм җәмгыять артистларның хезмәтен, аларның исемнәрен һәм мирасын лаеклы бәяли, бүгенге вакыйга – шуның дәлиле», – дип белдерде Әюпова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз