news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театрында Разил Вәлиевның иҗат кичәсе аншлаг белән бара

Камал театрына Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевның иҗат кичәсенә килүчеләр аны фойедан ук котлый башлады.

«Разил абый һәрвакыт яшьләргә хәерхаклы булды. Безнең «Калеб» берләшмәсен дә сөенеп кабул итте, киңәшләрен бирә иде. Без аны Туфан Миңнуллинның фикердәше буларак та яратабыз», – диде Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Ул «Мәдәният дөньясы» тапшыруын алып барганда Разил Вәлиевның тапшыруда еш кунак булуын искә төшерде. «Ул һәрчак читкә китмичә иң кирәкле төп сүзне генә әйтә белә. Шуңа аны еш чакыра идек», – диде ул.

 

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Камал театрында Разил Вәлиевның иҗат кичәсе башланып китте. Камал театры залында аншлаг. Билетларның бер өлеше Татарстан Язучылар берлеге аша таратылган. Байтагы касса аша сатылды, дип ачыклык кертте оештыручылар.

Разил Вәлиевның 75 яшьлегенә багышланган иҗат кичәсе шагыйрьнең шигырьләре белән башланып китте. Кичәне «Татар-информ» онлайн күрсәтә.

Фойеда Разил Вәлиев китапларыннан күргәзмә оештырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot