news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрында Әмирхан Еникинең тууына 115 ел тулуга багышланган кичә узачак

21 майда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 115 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе була. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичәдә Г. Камал исемендәге академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры, Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артистлары һәм күренекле җырчылар: Зәйнәп Фәрхетдинова, Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Мөхетдинов, Рөстәм Насыйбуллин, Алмас Хөсәенов, Айгөл Гардисламова катнаша.

Кичә 19.00 сәгатьтә башлана, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100