news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрында «Алтын битлек» Казанда» фестивале була

Пушкин исемендәге Мәскәү драма театры Казанга гастрольгә килә.

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). 5 һәм 6 октябрьдә Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә А. С. Пушкин исемендәге Мәскәү драма театры гастрольләре була. Мәскәү театры гастрольләре «Алтын битлек» Казанда» фестивале кысаларында үтә. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Башкала театры Казанда беренче тапкыр режиссёр Юрий Бутусов сәхнәләштергән «Добрый человек из Сезуана» (Б.Брехт) спектаклен тәкъдим итә. 

Александра Урсуляк әлеге спектакльдәге төп роль өчен «Алтын битлек» премиясенә лаек булган иде.

Шулай ук, фестиваль кысаларында «П.Фоменко остаханәсе» Мәскәү театрының гастрольләре дә үтәчәк. Качалов театрында 23 һәм 24 сентябрьдә «Сон в летнюю ночь» спектакле уйнала, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100