news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театрында «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы премьерасы була

10 майда Галиәсгар Камал исемендәге татар театрында олылар өчен беренче татар телендә тулы метражлы «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы премьерасы була.

Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Әлмәндәр яңадан туган театр сәхнәсенә кайта һәм үзенең дусларын җыя, алар арасында Равил Шәрәфиев, Эмиль Талипов, Илнур Закиров, Гөлнара Гайнетдинова, Ләйсән Гатауллина.

Тамашачылар игътибарына анимацион фильм гына түгел, ә шулай ук персонажларның эксклюзив интервьюлары, фильмны ясаган команда белән очрашу тәкъдим ителәчәк. Билетларны театр сайтында һәм кассасында сатып алырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot