news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театрында актер һәм режиссер Празат Исәнбәтне искә алу кичәсе

Камал театрында актер һәм режиссер Празат Исәнбәтне искә алу кичәсе

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген Г.Камал театрында актер, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе һәм Татарстанның халык артисты Празат Исәнбәтнең (1927-2001) тууына 70 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе була. Кичәдә шулай ук актер-режиссерга багышлап чыгарылган истәлекләр җыентыгын тәкъдир итү дә була.

Празат Нәкый улы Исәнбәт 1927 елда Уфада туа. 1949 елда ГИТИСның (Мәскәү театр институты) актерлык факультетын тәмамлый һәм 1950 елдан Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли. Аның рольләре: Кодар — “Козы-Көрпеш һәм Баян Сылу” (Г.Мусерпов), Дермо — “Болан-Патша” (К.Гоцци), Рендич — “Бер көн элек” (И.Тургенев), Васильков — “Котырган акчалар” (А.Островский) һ.б.

1958 елда П.Исәнбәт ГИТИСның режиссерлык факультетын тәмамлап, 1962 елдан биредә үк режиссер булып эшли. Аның тарафыннан сәхнәгә Н.Исәнбәтнең “Муса Җәлил”, “Һиҗрәт”, “Мулланур Вахитов”, “Гөлҗамал”, Г.Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми”, М.Кәримнең “Җырланмаган җыр”, Х.Вахитның “Карлыгач канат кага”, “Туй алдыннан”, В.Шекспирның “Чамасына күрә чарасы”, Лопе де Веганың “Юләр кыз”, Г.Камалның “Банкрот” һәм башка күп кенә спектакльләр куела.

1981 елда П.Исәнбәт ТАССРның халык артисты, ә 1986 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә лаек була.

news_right_1
news_right_2
news_bot