news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театрында «Җәйнең бер көнендә» спектакле башка куелмаячак

Камал театрында Йон Фоссе пьесасы буенча «Җәйнең бер көнендә» спектакле башка куелмаячак. Бу хакта театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев хәбәр итте.

Театрда спектакль ел ахырына кадәр уйналачак. Спектакльнең китү сәбәбе – куелышка лицензиянең бетүе. Норвегия драматургы әсәренә хокук ияләре килешүне озынайтудан баш тартты.

«Бу драматург үзенчәлекле. Бөтен дөньяда аның пьесалары бездәге кебек бик озак беркайда да бара алмады – 12 ел. Ул «Алтын битлек»кә номинацияләнгән беренче (безнең) спектакль иде», – дип сөйләде Бикчәнтәев.

  • Галиәсгар Камал исемендәге Казан театры 2013 елда Йон Фоссеның «Җәйнең бер көнендә» пьесасы буенча спектакль куйды. 2023 елда йон Фоссега әдәбият өлкәсендә Нобель премиясен бирделәр.
news_right_1
news_right_2
news_bot