Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камал театрында Айдар Җаббаров цензура турында спектакль чыгара
«Яңа спектакльнең исемен «Көл» дип куштык. Пьеса үзе «Көлке академиясе» дип атала иде. «Көл»не ике мәгънәдә аңлап була. Без «пепел» мәгънәсенә тукталдык», диде режиссер Айдар Җаббаров Камал театрының яңа сезонына багышланган матбугат конференциясендә.
«Без катлаулы теманы күтәрәбез. Мин Гаяз Исхакыйдан ерак китә алмыйм кебек. ХХ гасырдагы шәхесләребезнең ничек цензура басымы аша үткәннәре турында уйлап шушы спектакль өстендә эшлибез», дип дәвам итте ул.
Айдар Җаббаров бер кызыклы фактны китерде: «Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрен без өчтән бер өлешен генә укыйбыз. Аның өчтән ике өлешен Петербургта яшәгән Смирнов дигән цензор кыскарткан. Әсәрнең тулы вариантын без белмибез», диде ул.
Спектакльдә ике артист – Эмиль Талипов һәм Алмаз Борһанов катнаша.
- Япон драматургы Коки Митани «Көлке академиясе» пьесасында вакыйгалар 1940 елда бара. Әсәрдә ике персонаж – Автор һәм Цензор катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз