Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Камал театрында ачык микрофон рәвешендә Габдулла Тукайның шигырьләре укылачак

Драматург, режиссер, Камал театры директоры Илгиз Зәйниев 26 апрель көнне Габдулла Тукайның 139 еллыгына багышланган чаралар кысаларында шагыйрьнең 2 томлыгын укып чыгарга ниятләүләре турында әйтте.
«Безнең Тукайның барлык шигырьләрен дә укып чыгу исәбе бар иде. Шуңа күрә сәгать 11:00дән алып 13:30га кадәр яңа Галиәсгар Камал театрының бер залында артистларыбыз, зыялылар, чакырылган кунаклар ярдәмендә укып карыйбыз. Аның шигъри мирасы 2 томда, без беренче битеннән алып китап буенча барачакбыз», – диде ул.
Шигырьләрне уку онлайн рәвештә трансляцияләнеп барачак, ә театр бинасында үткән чараларга чакыруы яки билеты булган тамашачылар, теләк белдергән очракта, үзләре дә укып карый алачаклар.
«Театр бинасында үткән башка чараларга килгән тамашачыларның, ул залга кереп, безнең ничек төшергәнне, онлайн укыганны күрергә мөмкинлекләре була. Шул вакытта без аларга да укып карарга тәкъдим итәргә исәплибез. Кем ризалаша, шунда ук урындыкка утырып, укый алачак», – дип өстәде театр директоры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз