news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрында 400дән артык ветеран хәйрия спектаклен тамаша кылачак

Иртәгә, 6 майда, ветераннарга Ф.Бүләковның “Сөясеңме, cөймисеңме” спектакле күрсәтелә.

Камал театрында 400дән артык ветеран хәйрия спектаклен тамаша кылачак
mincult.tatarstan.ru

(Казан, 5 май, "Татар-информ"). Иртәгә, 6 майда, 14:00 сәгатьтә Камал театрында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә хәйрия спектакле күрсәтелә. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ветераннар Ф.Бүләковның “Сөясеңме, cөймисеңме” спектаклен тамаша кылачак. Театрда 400дән артык ветеран җыелыр, дип планлаштырыла.
Хәйрия спектакльләре күрсәтү Камал театры өчен матур традициягә әверелде. Ел саен театр Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Мәдәният министрлыгы белән берлектә, май башында ветераннарны спектакль карарга җыя.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100