news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театрында 10-16 июньдә булырга тиешле спектакльләр күрсәтелмәячәк

Казанда халыкара чаралар узу сәбәпле, Камал театрында 10 июньнән 16 июньгә кадәр булырга тиешле спектакльләр һәм концертлар үткәрелмәячәк. Бу хакта театрның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Онлайн билетлар сатып алган тамашачыларга акчалары автомат рәвештә банк карталарына кире кайтарылачак. Театр кассасыннан сатып алынган билетларны 9 июньгә кадәр кире тапшырырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot