news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театрына 45 мең сумлык билетлар алып, "Ай тамашачысы" бәйгесендә җиңүче билгеле

Театр сайты аша максималь суммага билет сатып алган тамашачы, бөтен алган билетларының 20 проценты күләмендә кешбэкка ия була.

Камал театрына 45 мең сумлык билетлар алып, "Ай тамашачысы" бәйгесендә җиңүче билгеле
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). Камал театрында "Ай тамашачысы" бәйгесендә узган елның декабрь аенда җиңгән Миләүшә Котбиева исемле тамашачы 45 мең сумга билетлар сатып алган. Бу турыда Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Сайт аша спектакльләргә иң күп билет алган декабрь тамашачысы - Миләүшә Котбиева. Ул барысы 45 000 сумга билетлар алган. Чын күңелдән котлыйбыз", диелгән театр хәбәрендә.

  • "Ай тамашачысы" конкурсы 2018 елның 1 сентябреннән башланды. Ул сезон ахырына кадәр дәвам итә. Акция шартлары буенча театр сайты kamalteatr.ru аша максималь суммага билет сатып алган тамашачы, бөтен алган билетларының 20 проценты күләмендә кешбэкка ия була. Жиңүче һәр айның соңгы көнендә билгеләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot