news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры артисты Әсхәт Хисмәтов туган авылы Түбән Әлкидә чыршылар утыртты

Камал театры артисты Әсхәт Хисмәтов туган авылы Түбән Әлкидә чыршылар утыртты
Фото: https://alki-rt.ru/

Татарстанның атказанган һәм халык артисты Әсхәт Хисмәтов туган авылы Түбән Әлки авылының мәктәп бакчасында укучылар һәм укытучылар белән бергә яшь чыршы аллеясын булдырды. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Нәзилә Шиһапова яза.

«Яшел гүзәлләрне артист үзе алып кайткан. Барлык чыршылар тамыр җибәрсен һәм бу урын авылның тагын бер истәлекле урыны булсын», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot