news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры зур гастрольләр белән Мәскәүгә бара

10-15 сентябрьдә Россия дәүләт академия Кече театры сәхнәсендә Казанның иң өлкән театры – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләре узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Гастрольләр 10 сентябрьдә «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле («Алтын битлек» премиясенең «Иң яхшы зур формалы спектакль» һәм «Костюмнар буенча рәссам эше» номинацияләрендә җиңүче) белән ачып җибәреләчәк.

Шулай ук Камал театры түбәндәге спектакльләрне тәкъдим итә:

11.09 – «Бию пәрие» музыкаль комедиясе

12.09 – «Санаулы кичләр»

13.09 – легендар «Зәңгәр шәл»

14.09 – «Көзге кайтаваз» комедиясе премьерасы

Гастрольләр 15 сентябрьдә «Ситца туй» белән тәмамланачак.

Барлык спектакльләр дә татар телендә русчага синхрон тәрҗемә белән бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot