news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры журналистларга 112 сезонның беренче премьерасын күрсәтә

“Килмешәк” спектакленең авторы – Сөмбел Гаффарова, режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген  Камал театры артистлары журналистларга 112 сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Бу минутларда театрның кече сәхнәсендә Сөмбел Гаффарованың “Килмешәк” спектакле бара. Спектакльне сәхнәгә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куйган.

"Килмешәк" спектакленең герое Нәкыйп сугыштан соң, язмышына буйсынып, Канадага килеп эләгә һәм тормышын өр-яңа биттән башларга мәҗбүр була. Канаданың зур булмаган бер шәһәрендә ул татар авылындагыча яши башлый - бәрәңге үстерә, Хэллоуин урынына Сабантуй уздыра. Хатынына да ул Джоанна дип түгел, ә татарча "Җаным" дип эндәшә. Көннәрдән бер көнне аның кебек үк "килмешәк", ләкин тамырлары Шотландиядән булган күршесе Самуэль, элеккеге совет гражданнарына СССРга кире кайтырга рөхсәт ителә һәм аларга бернинди дә куркыныч янамый дигән хәбәр алып килә.

Спектакльдә Нәкыйп ролен быел гына Татарстанның халык артисты исеменә лаек булган Радик Бариев башкара. Жоанна ролен Люция Хәмит уйный. Бу роль аңа шунысы белән дә истәлекле: артистка бу сезонда үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.
“Килмешәк” Камал театрының кече сәхнәсендә 14,15,17 октябрь, 3, 29 ноябрь көннәрендә күрсәтелә. Яшь чикләве 12+. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100