news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры үзенең иң патриотик әсәрен видеоверсиядә күрсәтә

Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” спектакле 1981 елда Муса Җәлилнең 75 еллыгына куелган була.

Камал театры үзенең иң патриотик әсәрен видеоверсиядә күрсәтә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры үзенең иң патриотик спектакльләренең берсен видеоверсиядә күрсәтәчәк. “Камал мәктәбе” тамашачыга белем бирү проектының яңа сезондагы икенче дәресе “Моңлы бер җыр” спектакленә багышлана. Бу хакта театрның матбугат үзәге җитәкчесе Илшат Латыйпов хәбәр итә.

“Камал мәктәбе”нең кунаклары буларак тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев, җәмәгатаь эшлеклесе һәм журналист Римзил Вәлиев чакырулы.

Фикер алышуда театр артистлары Ренат Таҗетдинов, Илдар Хәйруллин, Наил Дунаев, Әзһәр Шакиров, Хәлим Җәләй, Айдар Хафизов катнаша.

  • Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” спектакле 1981 елда Муса Җәлилнең 75 еллыгына куелган була. Режиссеры - Марсель Сәлимҗанов. 2010 елда ул Бөек Җиңүнеңң 65 еллыгына кабатлап сәхнәләштерелә һәм бер мәртәбә уйнала.

news_right_1
news_right_2
news_bot