news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры ЮНЕСКО белән тавыш режиссеры, гримерлар турында тапшыру төшерәчәк

Программада сәхнә арты турындагы һөнәрләр белән дә таныштырачаклар.

(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры ЮНЕСКО белән берлектә эшләнгән техник Театр һөнәрләре турында тапшырулар циклы тәкъдим итәчәк. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган 2019-2020 елларда театраль сезон ачылуга багышланган брифингта театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев хәбәр итте.

“Бүгенге көндә, иҗади һөнәрләрдән тыш, театрда техник һөнәрләргә кытлык зур. Тавыш режиссерлары, гримерлар, постижерлардан спектакльнең техник ягы, сәхнә хәрәкәте барлыкка килә", — дип билгеләп үтте баш режиссер.

Шулай ук ул Казанга тапшырулар сериясен булдыру өчен ЮНЕСКО белгечләре махсус киләчәк дип өстәде. Бикчәнтәев тапшыруларның чыгу датасы турында хәбәр итмәде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100