Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театры юбилее уңаеннан куелган максатларның 80 процентын үтәп булды – Илшат Латыйпов
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары Илшат Латыйпов очрашу уздырды.
(Казан, 21 июль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов) Кичә, 20 июль көнне, Казанның “Штаб” креатив индустрия резеденциясендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директорының маркетинг һәм PR буенча урынбасары Илшат Латыйпов белән очрашу узды. Ул Камал театрында соңгы берничә елда тамашачыны җәлеп итәр өчен нинди эш алып барулары турында сөйләде.
Кичәге көнгә кадәр Илшат Латыйпов мондый очрашулар оештырганы булмаган. “Үземдә җыелган тәҗрибә белән уртаклашасы килде”, - ди ул. Маркетинг белгече булганга, Камал театрына яңа тамашачылар җәлеп итәр өчен, Илшат Латыйпов махсус бүләкләр дә алып килгән иде.
Камал театрының маркетинг һәм PR директоры урынбасары кунакларга слайдлар әзерләп һәм берникадәр нәтиҗәләр ясап килгән иде. Россия Федерациясендә халыкның бары тик 4% ы гына даими рәвештә театрларда була. Камал театрында бу саннар югарырак.
Чыгышында үрнәккә Камал театрының 110 еллыгы алынды. “Юбилей уңаеннан театрга мөмкин кадәр күбрәк пиар ясарга кирәк иде, без аның 80 процентына ирештек”, - диде Илшат. Тамашачыны залларга чакыру өчен, телевидение, радио, массакүләм мәгълүмат чаралары белән уртак тел табарга кирәк. Театрга гомуми йөрүчеләрнең яртысыннан артыгын яшьләр тәшкил итә. Шуңа күрә төрле флешмоблар оештыру да, әйтик, Казан метросында “Зәңгәр шәлне уйнау”, моңа кадәр театрга йөрмәгән тамашачыны залларга җәлеп итә.
Илшат Латыйпов үз һөнәрен артистларныкы белән чагыштырды. “Мин моңа кадәр берничә дәүләт эшен алыштырдым. Театрда күңел чыннан да ял итә, әмма үз өстеңдә нинди җаваплылык торганын онытмаска кирәк”, - диде ул.
- Илшат Латыйпов – Казан шәһәрендә туган. Тарих фәннәре кандидаты, Матбугат үзәге җитәкчесе, маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары. Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына кадәр Саклык банкында, Ростелекомда, Казан Кремлендә һ.б җирләрдә тәҗрибә туплаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз