news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры яшь авторларның драматургия жанрында язылган текстларын укый

"Яңа татар пьесасы"ның “Пьесалар уку” этабы старт алды.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры яңа форматта эшли башлаган "Яңа татар пьесасы-2017" конкурсының беренчел нәтиҗәләрен тәкъдим итә башлады.

Искәртеп үтәбез, үткән театр сезонында "Яңа татар пьесасы-2017" театр бәйгесенә нәтиҗә ясаганда, алдагы конкурсның башкарак форматта узачагы мәгълүм булган иде. Ягъни, оештыручылар катнашучыларның иҗатын кабул итеп һәм яхшырагын сайлап алып җыентык итеп чыгару белән чикләнмичә, I яшь татар драматурглары лабораториясе оештырып, драматургия жанрында үз көчен сынап караучыларны укыттылар да. Педагоглар – “Любимовка” фестивале арт-директоры, драмаутрг Евгений Казачков, драматург Юлия Тупикина, филология фәннәре докторы, профессор Әлфәт Закирҗанов һәм филология фәннәре кандидаты, доцент Миләүшә Хабетдинова.

Оештыручылар лабораториядә алган белемнәрен кулланып, драматургия тексты язу буенча көч сынап караучыларның иң өметлеләрен сайлап – андыйлар җидәү булып чыккан - аларның әсәрләреннән “Пьесалар уку” (“Читки”) оештырдылар. Бу - "Яңа татар пьесасы-2017" театр бәйгесенең өченче этабы иде.

“Пьесалар уку” проекты кичә старт алды һәм ул тагын ике көн дәвам итәчәк. Кичә Камал театры артистлары тарафыннан Алсу Газетдинованың “Хөкем” һәм Сөмбел Гаффарованың “Парковка” пьесасы укылды.

Юридик белеме һәм район судында эш тәҗрибәсе булган Алсу Газетдинова пьесасына теманы тормыштан алуын билгеләп үтте. Пьесада гомере буе балалар табибы булган ханымны саксызлыгы аркасында баланың үлемендә гаеплиләр. Яраткан эшеннән читләштерелүе һәм журналистларның саксыз язылган язмалары аны үлемгә китерә. Пьесаның буеннан-буена хөкем күренеше сурәтләнә.

Камал театрында бер пьесасы куелган журналист, язучы Сөмбел Гаффарованың “Парковка” пьесасын Камал театрының Кече залына килгән тамашачы режиссер Лилия Әхмәтова трактовкасында кабул итте. Фикер алышулардан күренгәнчә, пьесаның Сөмбел варианты бераз үзгәрәк булган. Пьеса башта русча язылып, автор тарафыннан татарчага тәрҗемә ителгән.

Беренче көнне пьесаларны Татарстанның халык артистлары Венера Шакирова, Илдус Габдрахманов, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Шакирова, Муса Җәлил премиясе лауреаты Эмиль Талипов, артистлар Алмаз Гәрәев, Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Ирек Кашапов һәм Айгөл Абашева укыды. Режиссер - Лилия Әхмәтова. “Пьесалар уку” проекты буенча фикер алышуларның координаторы – Йолдыз Миңнуллина.

Бүген Энҗе Гыйззәтованың “Ишекләр” һәм Алинә Бикмуллинаның “Булдырабыз...” драматургик текстлары укылачак. Режиссер - Рамил Гәрәев.

Иртәгә Гүзәл Сәгыйтованың “Томан” (режиссер - Әминә Миндияр), Рәдиф Кашаповның “Алия галәмнәре” (режиссер - Йосыф Бикчәнтәев), Миләүшә Имамназарованың “Юкка түгел...” (режиссер - Нияз Игъламов) драматургик текстлары тәкъдим ителә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100