news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры янында «Уйнагыз, гармуннар» фестивале башланды

Фестиваль 1985 елдан бирле уздырыла.

Камал театры янында «Уйнагыз, гармуннар» фестивале башланды
Энҗе Габдуллина

Татарстан Республикасы көне уңаеннан, Казанда Галиәсгар Камал театры янында «Уйнагыз, гармуннар» фестивале уза.

Фестиваль беренче тапкыр 1985 елны оештырыла. «Уйнагыз, гармуннар» ел ааен Татарстанның һәм Россиянең иҗат коллективларын бергә җыя.

Фестиваль катнашучыларын һәм тамашачыларын ТР Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев сәламләде.

«Бүген Татарстанда зур бәйрәм. Татарстан хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән бәйрәм белән котлыйм! Татар халкы һәрвакыт җырлы, моңлы, илһамлы булды. Ул халык озын гомерле була ала. Конгресс исеменнән һәр коллективка, һәр шәхескә рәхмәтебезне җиткерәбез», – диде Васил Шәйхразиев.

Бәйрәмне «Татар-информ» сайты онлайн күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100