news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры яңа сезонда биш спектаклен репертуардан төшерә

Камал театры яңа сезонда биш спектаклен репертуардан төшерә. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев артистларның җәйге ялдан соң труппа җыелышында яңа сезондагы яңалыклар белән таныштырганда тамашачы азрак йөри башлаган спектакльләрнең репертуардан төшереләчәген дә искәртте.

Исемлеккә кергән спектакльләр чагыштырмача яңа куелган сәхнә әсәрләре. Аларның икесе зур залда, өчесе кече залда бара торган спектакльләр.

Театр зур залда барган Мансур Гыйләҗевнең «Исәнмесез!?», Зөлфәт Хәкимнең «Килә ява, килә ява…» спектакльләре белән хушлаша. «Исәнмесез!?» спектакленең премьерасы 2019 елның апрелендә булган иде. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. «Килә ява, килә ява…» комедиясе Фәрит Бикчәнтәев тарафыннан 2018 елда яңартылып куелды.

Кече залда балалар өчен куелган «Мендәр әкияте» һәм «Малай, бүре һәм Шомбай» спектакльләре дә башка күрсәтелмәячәк. «Мендәр әкияте» 2020 елның декабрендә, «Малай, бүре һәм Шомбай» спектакле 2021 елның декабрендә яңа ел әкияте буларак куелган иде.

Тагын бер тамашачы аз йөргән спектакль – үткән сезонда һәвәскәрләр белән куелган «Тамашачы тамашасы». Режиссерлары – Гөлнара Фазлыйәхмәтова белән Ксения Шачнева. Спектакль театрның яңа бинасы архитектурасы концепциясе конкурсында катнашучыларга театрны тәкъдим итү максатларында куелып, соңрак тамашачыга да чыгарылды.

Театрда Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» әсәре буенча спектакльләр башланды. Спектакльнең беренче бүлеге май-июнь айларында ачык репетиция форматында тамашачыга тәкъдим ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100