news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры яңа бинада беренче спектакльне 1 мартта күрсәтәчәк

Камал театры яңа бинада беренче спектакльне 1 мартта күрсәтәчәк
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 1 мартта яңа бинада беренче спектаклен куя. Бу хакта мәдәният учреждениесенең матбугат хезмәте телеграм-каналында хәбәр итә.

Яңа бинада күрсәтеләчәк беренче спектакль – Айдар Җаббаровның шагыйрә Резеда Гобәеваның «Казанга Тукай кайткан» пьесасына спектакле. Ул ике тапкыр, 1 һәм 2 мартта, Универсаль залда куелачак.

Спектакльгә билетлар бер сәгатьтән дә азрак вакыт дәвамында сатылып беткән. «Яңа бинада куелачак башка спектакльләргә билетлар сату башлануны көтегез», – дип билгеләп үттеләр театрның матбугат хезмәтендә.

Яңа театр төзү идеясе 2021 елның җәендә тәкъдим ителде. Бинаның проекты халыкара конкурс ярдәмендә сыйланды, анда 14 илдән 87 бюро катнашты. 2022 ел башында финалга чыккан 8 проект эксперт сайлап алуын узды. Мәскәү проект бюросы – «Ваухаус» ҖЧҖ (Kengo Kuma and Associates белән хезмәттәшлектә Wowhaus) лидерлыгындагы консорциумның проекты җиңде. Командага шулай ук танылган Казан архитекторы Герман Бакулин да керде, ә проектны жюрига Япония архитекторы Кэнго Кума тәкъдим итте. Генераль проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе.

Театрның яңа бинасы нигезенә беренче субайлар 2022 ел азагында ук сугылды. 2024 елның октябрендә БРИКС саммиты вакытында театр беренче кунакларны – мәсәлән, Герман Грефны кабул итте. Бина 2025 елның 20 гыйнварында ачылды. Аны Россия мәдәният министры Ольга Любимова белән бергә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карады. Алар театрның яңа бинасын югары бәяләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot