Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театры Якутиягә беренче тапкыр гастрольгә барачак
Якутия тамашачысына Т.Миңнуллинның "Гөргөри кияүләре" һәм 112 сезон премьерасы С.Гаффарованың "Килмешәк" спектакле тәкъдим ителә.
(Казан, 11 июнь, "Татар-информ"). 22 һәм 23 августта П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театры сәхнәсендә (Якутск шәһәрендә) тарихта беренче мәртәбә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләре үтәчәк. Бу турыда Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итте.
Якутия тамашачысына театрның иң популяр спектакльләреннән берсе - Т.Миңнуллинның "Гөргөри кияүләре" һәм 112 сезон премьерасы С.Гаффарованың "Килмешәк" спектакле тәкъдим ителә.
Гастрольләр Федераль үзәкнең Россия Мәдәният министрлыгында гастрольләр эшчәнлегенә ярдәм күрсәтү йөзеннән булдырылган "Зур гастрольләр. Төбәкара программа" проекты кысаларында тормышка ашырыла.
22 августта "Килмешәк" спектакле була (авторы С.Гаффарова, режиссеры Ф.Бикчәнтәев).
- "Килмешәк" спектакленең герое Нәкыйп сугыштан соң, язмышына буйсынып, Канадага килеп эләгә һәм тормышын өр яңа биттән башлап җибәрә. Канаданың зур булмаган бер шәһәрендә ул татар авылындагыча яши башлый - бәрәңге үстерә, Хэллоуин урынына Сабантуй уздыра. Хатынына да ул Джоанна дип түгел, ә татарча "Җаным" дип эндәшә. Көннәрдән бер көнне аның кебек үк "килмешәк", ләкин тамырлары Шотландиядән булган күршесе Самуэль, элеккеге совет гражданнарына кире СССРга кайтырга рөхсәт ителә һәм аларга бернинди дә куркыныч янамый дигән хәбәр алып килә... Нәкыйп Ватанына кайтырмы? Сөйгәне белән очрашырмы? Әнисенең каберенә килерме?
23 августта "Гөргөри кияүләре" спектакле була (авторы Т.Миңнуллин, режиссеры М.Сәлимҗанов).
- Гөргөри абзый һәм Кәтернә түтинең төпчек кызлары Үринәне берьюлы өч егет яратып йөри. Олы кызлары икесе дә атасыз бала үстерә. Шуңа күрә Гөргөри абзый Үринәне керәшен татарлары йолалары буенча гына кияүгә бирергә карар кыла. Шуннан китә кыз йортына яучы җибәрүләр, көрәштә җыр, биюдә сынашулар. Җебегән Микуш та сынатмый, хәтта иң күркәм кияү булып чыга. Керәшен татарлары фольклорына нигезләнгән бу җырлы-биюле тамаша Камал театрының иң популяр спектакльләренең берсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз